Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әхмәдиниҗад: Фәләстин дәүләте төзелгәч, төбәктә Израильгә урын булмаячак


Иранда “Иерусалимның дөнья көне” уңаеннан дистә меңнәрчә демонстрант урамнардан үтте. Иран хакимияте ел саен фәләстиннәргә теләктәшлек күрсәтеп бу чараны үткәрә.

Иран дәүләт телевидениесе “Израильгә үлем”, “Америкага үлем” дигән шигарьләр күтәргән халыкны - әлеге урам йөрешен күрсәтте. Чарада катнашучылар Иранның рухи лидеры аятулла Һөмәйни рәсеменәрен дә күтәреп барды.

Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗад Тәһрандагы урам җыенында чыгыш ясап, Фәләстин дәүләте төзелгәч, "төбәктә Израильгә урын булмаячак” дип әйтте.
XS
SM
MD
LG