Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нигериядәге шартлауда кимендә 18 кеше үлгән [видео]


Нигериядә БМО вәкиллеге керешендә шартлау
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:33 0:00
йөкләү

Нигерия башкаласы Абуҗа шәһәрендә БМО вәкиллегенә керә торган урындагы шартлауда, соңгы хәбәрләргә караганда, кимендә 16 кеше үлгән, 11 кеше яраланган.

Нигерия башкаласы Абуҗа шәһәрендә БМО вәкиллегенә керә торган урындагы шартлауда, соңгы хәбәрләргә караганда, кимендә 18 кеше үлгән, 11 кеше яраланган.

БМО Генераль секретаре Пан Ги Мун әлеге террор гамәлен хөкем итеп махсус белдерү белән чыкты.

Коткаручылар җимерекләр астында тагын кешеләр булырга мөмкин, дип белдерә.

БМО вәкиллегенә зур зыян килгән. Күрүчеләр әйтүенчә, бомба куелган машина шартлатылган. Әлеге шартлауны әлегә беркем дә үз өстенә алмады.

Нигериядә берничә радикал исламчы төркем, шул исәптән Боко-Хәрәм” һәм “Әл-КАидә”нең төньяк африка бүлеге бар.
XS
SM
MD
LG