Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нигериядә иминлек көчләре арттырылган, Абуджи урамнарында – хәрбиләр йөри


Нигерия хакимияте кичә БМО вәкилчелегенә булган һөҗүм һәм 18 кешенең үлүеннән соң илнең башкаласы Абуджада иминлек чараларын арттырды.

Шәһәр урамнарын хәрбиләр күзәтә, машиналарны һәм шикле кешеләрне тикшерү өчен блокпостлар куелган.

Җомга көнне БМО иминлек көчләре теркатны тәнкыйтьләп чыкты, ә БМО генераль секретаре Пан Ги Мун һөҗүмнәр бу оешманың эшчәнлегенә тәэсир ясамаячагын әйтте.

Абуджедагы һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә Нигерия хөкүмәте белән көрәшкән «Боко Харам» дигән оешма алды.
XS
SM
MD
LG