Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либия гыйсъянчылары Каддафи белән сөйләшүләр алып бармаячак


Либия гыйсъянчылары Мөәммәр Каддафи бирелмичә торып, аның белән бернинди сөйләшүләр дә алып бармаячак. Бу хакта Рейтерга дәүләт күчеш шурасының нефть һәм финанслар министры Али Тархуни белдерде.

Элегрәк сөйләшүләр башлау тәкъдиме белән Каддафиның вәкиле Муса Ибраһим чыккан иде. Ул бу сөйләшүләрне Каддафи улларының берсе - Саади алып барырга әзерлеген әйтте.

Һуманитар кризис алдында торган Либия башкаласында яңа хакимият бензин һәм азык-төлек әзерләү өчен газ балоннары тарата башларга вәгъдә итә. Якын көннәрдә шәһәргә эчә торган су белән тәэмин ителгән кораб һәм электр станцияләре өчен ягулык киләчәк.

Human Rights Watch халыкара хокук яклау оешмасы Триполида җиңелү алдыннан Каддафи көчләренең тыныч халыкны атулары турындагы хәбәрләрне раслады. Алдагы көнне башкаланың көньягындагы хәрби базада 50 мәет табылган иде.

Гыйсъянчылар армиясе Каддафиның туган шәһәре Сиртны басып алырга җыена. Полковникның кайда булуы билгеле түгел.
XS
SM
MD
LG