Accessibility links

Гете исемендәге әдәби бүләк тумышы белән сүрияле булган шагыйрьгә бирелгән


Германиянең иң танылган әдәби бүләкләрнең берсе – Гете премиясе тумышы белән сүрияле булган шагыйрь Адониска бирелгән. Бу бүләк 80 яшьлек язучыга бүген Франкфуртта тапшырылды.

Адонис тәхәллүсе белән язучы Али Әхмәт Сәит 1930 елны Сүрия төньягында туган. 26 яшендә ул сәяси эзәрлекләүләр сәбәпле, ватанын ташлап китә. Хәзерге вакытта шагыйрь Парижда яши, әмма гарәп телендә язуын дәвам итә.

Адонис немец әдәби бүләген алган беренче гарәп авторы булды.
Гете бүләге өч елга бер тапкыр 28 август – немец язучысының туган көнендә тапшырыла. Аның күләме – 50 мең евро.
XS
SM
MD
LG