Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Мәхәллә мөселманнарын сарык урынына күрәләр”


Алабуга мәчете
Алабуга мәчете

Алабугада мөхтәсиб мәетләрне җеназаханәдә юуга каршы чыга. Бу хакта президентка ачык хат та язганнар иде. Мөселманнар президент идарәсенең "эчке эшләргә" тыкшынуына каршы.


70 яшьлек Әҗмәл Саматов даими рәвештә үзен президент идарәсеннән билгеләделәр дип “шапырына” икән. Янәсе, аңа каршы бару бернинди дә уңыш китермәячәк.

Җәмигъ мәчете инженеры Линур Мифтахов әйтүенчә, моңа канәгатьсезлек белдереп ул 24 июньдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка ачык хат язган. Анда ул: “Ни өчен президент идарәсе Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә шулкадәр басым ясый, алар мөселман җитәкчесе дәрәҗәсе берни аңлатмаганны күрсәтергә телиләрме? Мөфти барысын да үзенчә эшләсен” дигән.

Мифтахов сүзләренчә, моңа кадәр мөфти һәрвакыт “барысын да президент идарәсе хәл итә” дигән позициядә торды һәм шуңа ул нәкъ анда язарга булган.

Инде ике ай узса да, аның хатына җавап әле дә килмәгән. Линур үзе президент бу хатны укыган дигән фикердә тора.

“Мин Миңнеханов дөрес нәтиҗәләр ясагандыр дип уйлыйм. Әлбәттә, реакция алай тиз булмас. Безнең өчен иң мөһиме аның дөрес нәтиҗәләр ясавы. Әгәр җавап булса, алар “президент идарәсе мөфтигә бернинди басым ясамый” диебрәк язарлар", ди ул.

Мөфти кушканмы?

Татарстан президентының гражданнар мөрәҗәгате белән эшләү идарәсеннән Мансур Иксанов исә элегрәк Мифтахов белән телефоннан сөйләшүләрен һәм аның язма җавап таләп итмәвен әйтте.

“Аның төп максаты - Алабугадагы мөселманнары торышына президентның игътибарын җәлеп итү. Ул телефоннан гына җавап алган. Әгәр сорыйлар икән, рәсми җавап бирәбез. Безнең бөтен хатларны президент идарәсе башлыгы карый. Ул аны контрольдә тоткан һәм үзенә дә мәгълүмат соратып алган. Моннан тыш, хатлар президент каршындагы дин эшләре идарәсенә дә тапшырыла”, ди ул.

Линур Мифтахов исә хәзер исламга дингә бик үк ышанмаган татар патриотлары килә дип саный. Аныңча, бу бигрәк тә районнарда күзәтелә.

“Хәзер, кызганычка, имамны мәхәллә сайламый. Мәхәллә инде берни түгел. Барысын да мөфтият, президент идарәсе һәм әлбәттә, көч структуралары хәл итәчәк. Мәчетләр янында тупланган халыкны сарык урынына гына күрәләр”, ди ул.
XS
SM
MD
LG