Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либия гысьянчылары Каддафиның әле дә куркыныч булып калуын белдерә


Либия гысьянчылары хакимияттән читләштерелгән Мөәммәр Каддафи әле дә илгә һәм дөнья җәмәгатьчелегенә куркыныч тудыра дип саный.

Гысьянчылар тарафыннан булдырылган Милли күчеш шурасы башлыгы Мостафа Габдел Җәлил Либиянең яңа җитәкчеләре әле дә НАТО көчләре ярдәменә мохтаҗ булуын белдерде.

Каддафиның кайда булуы әле дә билгеле түгел. Гысьянчылар аның туган шәһәре – Сиртка якынлашуын хәбәр итә.

Human Rights Watch хокук яклау оешмасы 23 август көнне Триполида 150дән артык Каддафи режимы дошманннарын үтерү мөгаен аның улы җитәкләгән хәрбиләр җаваплылыгындадыр дип ассызыклады.
XS
SM
MD
LG