Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран Русиянең «Газпром-нефть» ширкәте белән килешүен туктатты


Иран «Газпром-нефть» Русия ширкәтенең илнең Азар нефть табу урыннарындагы эшләрдә катнашуын күздә тоткан килешүен туктатты.

Бу хакта Иранның нефть министры Хәмит Кәрими сүзләренә таянып, Mehr мәгълүмат агентлыгы хәбәр итте. Түрә сүзләренчә, бу карарның кабул ителүенә проектны тормышка ашырудагы тоткарлыклар сәбәп булган. Русия ширкәте урынына нефть табуда Иран ширкәтләре берлеге катнашачак.

Белгечләр фикеренчә, Гыйрак чигенә якын булган Азарда 400 миллион мичкә нефть саклана.
XS
SM
MD
LG