Accessibility links

Кайнар хәбәр

Литва күгендә НАТО-ның ике хәрби очкычы бәрелеште


Литва күгендә НАТО-ның Литва һәм Франция хәрби очкычлары бәрелеште. Бу хакта Литваның саклану министрлыгы хәбәр итә.

Бәрелешкәннән соң Франция очкычы ерак булмаган хәрби һава аланына төшеп утырган. Литва очкычы җимерелеп төшкән, әмма ике очучы да сикереп чыга алган. Аларны эзлиләр дип хәбәр ителә.

НАТО миссиясе кысаларында Балтыйк буе илләре күге иминлеген саклау өчен Француз хәрби очкычлары Литваның хәрби һава көчләре ныгытмаларының берсенә урнашкан.
XS
SM
MD
LG