Accessibility links

Сүриядә кимендә җиде демонстрант үтерелгән


Рамазан ае тәмамланып бәйрәм көннәре булуга карамастан Сүриядә хөкүмәткә каршы чараларда катнашучыларны көч кулланып бастыру дәвам итә.

Сүрия хокук яклаучылары хәбәр итүенчә, бүген Дәръа, Һомс шәһәрләрендә һәм ил башкаласы Шәм-Шәриф тирәсендәге бистәләрдә хәрбиләр ут ачкан. Кимендә җиде кеше үтерелгән дип хәбәр ителә.

БМО-да булган мәгълүматларга караганда, ярты елга сузылган халык күтәрелешләрендә 2200-ләп кеше үтерелгән, меңнәрчә кеше кулга алынган һәм алар җәзалауларга дучар булган.
XS
SM
MD
LG