Accessibility links

Кайнар хәбәр

NASA: Галәм станциясе экипажсыз да эшли ала


АКШ-ның галәм киңлекләрен тикшерү агентлыгында (NASA) Халыкара галәм станциясеннән экипажны вакытлыча җиргә кайтарып торырга мөмкин дип исәплиләр. Әле күптән түгел генә булган “Прогресс” транспорт корабы казасыннан соң NASA әнә шундый белдерү ясады.

Халыкара галәм станциясенең американ програм менеджеры Майк Саффредини, яңа экипаж килүгә шартлар һәм анда яшәү мөмкинлекләре тудырылмаган очракта, станциядән китеп торырга кирәк булачак, дип саный. Ул шулай ук станциядә техника ватылмаса, пилотларсыз гына озак эшли ала, дип белдерә. Әмма теге йә бу җиһазны төзәтергә кирәк булганда экипаж таләп ителәчәк.

Берничә атна элек АКШ үзенең Space Shuttle очышлары програмын төгәлләде һәм галәм станциясенә экиажны һәм йөкне ташу Русиянең “Союз” һәм “Прогресс” корабларына калган иде.
XS
SM
MD
LG