Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстан бәйсезлегенең 20 еллыгын бәйрәм итә


Бәйрәм уңаеннан Бишкәкнең үзәк мәйданында хәрбиләр йөреше узды. Аны хәрби көчләр башлыгы, президент Роза Отунбаева кабул итте.

Әлеге йөреш алдыннан Бишкәкнең үзәк мәйданында кыргыз эпосы герое, бөтен кыргызларны берләштерүче Манаска һәйкәл ачылды. Аны сүтелгән Ирек һәйкәле урынына урнаштырдылар.

Бүген илнең төрле шәһәрләрендә бәйрәм концертлары, милли уеннар һәм спорт ярышлары үтә.
XS
SM
MD
LG