Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм Кытай Либиягә багышланган конференциядә катнашачагын раслады


Бүген Русия һәм Кытай пәнҗешәмбе көнне Парижда үтәчәк Либиягә багышланган халыкара конференциядә катнашачагын раслады.

Әлеге чарага Русиядән президентның махсус вәкиле Михаил Маргелов, Кытайдан тышкы эшләр министрының урынбасары Чжай Цзунь киләчәк.

Элгәре БМО Генераль секретаре Пан Ги Мун, Британия һәм Франция башлыклары – Дэвид Кэмирон һәм Николя Саркози, АКШ, гарәп һәм европа илләре, халыкара оешмалар вәкилләре бу конференциядә катнашырга җыенуларын әйткән иде.

Либиядән гыйсьянчылар оештырган Милли күчеш шурасы төркеме киләчәк.

Көнбатыш илләрдән аермалы буларак, Мәскәү һәм Пекин БМО Иминлек Шурасының Либия турындагы резолюциясен хупламаган иде. Әлеге резолюция нигезендә НАТО Мөәмәр Каддафи хакимиятенә каршы операция башлады.
XS
SM
MD
LG