Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кремль канаты астындагы яшьләр оппозициягә каршы чара үткәрде


Мәскәү үзәгендәге Пушкин мәйданында Кремль канаты астындагы яшьләр хәрәкәтенең 100-дән артык әгъзасы оппозициягә каршы театрлаштырылган чара үткәрде.

Аларның кайберләре Русиядәге оппозиция вәкилләрен сүрәтләгән битлекләр кигән иде. Җыелганнар Русия хакимиятләренә теләктәшлек белдереп һәм оппозициягә каршы шигарьләр кычкырды.

Пушкин мәйданының дүрт ягына да полиция һәм ОМОН хезмәткәре тезелгән дип хәбәр ителә.

Бүген Мәскәүдәге Триумфаль мәйданда Конституциянең 31 мәддәсендә язылган җыеннар үткәрү иреген яклап хакимиятләр белән килешенмәгән чара булырга тиеш. Мәскәү полициясе бу чараны үткәртмәячәген белдерде.

Триумфаль мәйданга полициянең өстәмә көчләре китерелгән.
XS
SM
MD
LG