Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә демонстрантлар янә кулга алынган


Сүриядәге активистлар хәбәр итүенчә, илнең үзәк өлешендәге Һомс һәм Һама шәһәрендә иминлек көчләре хөкүмәткә каршы протест чараларында катнашучыларны кулга алган.

Һамада бер кеше үтерелгән, егермеләп кеше яраланган, дистәләрчә кеше кулга алынган.

Кичә төрле шәһәрләрдә демонстрацияләрне көч кулланып бастырганда кимендә җиде кеше үтерелгән.

БМО-да булган мәгълүматларга караганда, март уртасыннан бүгенгә кадәр булган протест чараларын бастырганда 2200-ләп кеше үтерелгән.
XS
SM
MD
LG