Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина 2012 елда Русиядән аласы газ күләме киметеләчәген белдерә


Украина “Газпром”га киләсе елда Русиядән аласы газ күләме 27 миллиард кубометрга киметеләчәге турында рәсми белдергән. Бу хакта Украина хөкүмәтендәге чыганак хәбәр итә.

Украина хөкүмәте башлыгы Николай Азаров чәршәмбе көнне якындагы елларда Русия газын өч мәртәбә киметергә кирәклеге турында белдергән иде. Аңа кадәр ул берничә тапкыр Русия белән газ килешүләре гадел түгел дип аларны карарга чакырды.

“Газпром” башлыгы Алексей Миллер, Украина газ алуны киметә ала, әмма түләү барыбер хәзерге килешү нигезендә "ал һәм түлә" булачак дип әйтә. Киев ел саен кимендә 33 миллиард кубометр газ өчен түләп торырга тиеш.
XS
SM
MD
LG