Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Милли күчеш шурасын Либиядәге хакимият буларак таныды


Русия Либиянең Милли күчеш шурасын илнең кануный хакимияте буларак таныды. Әлеге хакта белдерү бүген тышкы эшләр министрлыгы сәхифәсенә урнаштырылган.

Анда 1955 елда Русия белән Либия арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырылгач, Триполидагы хакимияттә кем генә тормасын, алар өзелмәде дип тә язылган.

Мәскәү моңа кадәр булган ике ил арасындагы килешүләр һәм башка йөкләмәләр дәвам итәр дип ышаныч белдерә.
XS
SM
MD
LG