Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җырчы Земфира Уфада да концерт бирәчәк


Җырчы Земфира
Җырчы Земфира

Уфада туып үскән танылган җырчы Земфира, ниһаять, алты еллык тәнәфестән соң, туган шәһәрендә чираттагы концертын тәкъдим итәчәк.


Соңгы елларда Земфираны Уфага хәсрәтле хәлләр генә кайтарып торды. Башта әтисе вафат булды, аннан яраткан абыйсы фаҗигале һәлак булды. Шуңа да аның Уфада тамашалар оештырмавын якташлары аңлый иде.

Инде менә быел Земфира уфалыларны үзенең яңа альбомына кергән җырлар белән шатландырырга булды. Уфаны ул үзенең Европа буйлап концертлар программасына керткән. Уфага Земфира 8 ноябрьдә кайта һәм “Колизео” ял үзәге сәхнәсендә чыгыш ясый. Аңа кадәр Казанда да концерт бирәчәк.

Ноябрь азагыннан җырчы яңа тамашасын Европа илләрендә, шул исәптән Чехия башкаласы Прагада да тәкъдим итәчәк.
XS
SM
MD
LG