Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина 2012 елда Русиядән аласы газ күләмен тикшерергә тәкъдим итә


Украина 2012 елда Русиядән аласы газ күләмен һәм транзит шартларын тикшерү өчен сөйләшүләр үткәрергә тәкъдим итә.

Бүген Украина хөкүмәте башлыгы Николай Азаров, Киев Русия җитәкчелегенә әлегеләр турында хат җибәрде, дип белдерде.

Азаров сүзләренчә, Русия һәм Украина арасында газ килешүләре Украина кануннарына каршы килә һәм алар кичекмичә каралырга тиеш.

Чәршәмбе көнне Киев “Газпром”га аласы газның күләме киметелә дип белдерде.

Украинаның Русия газын алу проблемнары иртәгә Дүшәмбедә ачылачак БДБ илләре саммитында ике ил президенты арасында да тикшерелер дип көтелә.
XS
SM
MD
LG