Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге илләре тышкы эшләр министрлары гарәп илләре проблемнарын тикшерә


Польшаның төньягындагы Сопот шәһәрендә Европа Берлеге илләре тышкы эшләр министрларының ике көнлек киңәшмәсе уза. Көн үзәгендә – Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африка проблемнары.

Министрлар Фәләстин дәүләте бәйсезлеге мәсьәләсенә Европа илләре карашын тикшерә. Фәләстин автономиясе хакимияте БМО Генераль Ассамблеясенең сентябрь аенда ачылачак сессиясендә, Израиль белән алдан сөйләшеп тормыйча, бәйсезлекне тануларына ирешергә тели.

Сопот очрашуында катнашучылар Либиянең яңа хакимияте белән эшләүне һәм шулай ук хөкүмәткә каршы чаралар көч кулланып бастырылган Сүрия хакимиятенә чикләүләрне тормышка ашыруны да тикшерә.
XS
SM
MD
LG