Accessibility links

Чиләбедә бром агудан зыян килгән 55 кеше хастаханәгә салынган


Чиләбедә, соңгы мәгълүматларга караганда, бром агудан сәламәтлекләренә зыян килгән 55 кеше хастаханәләргә салынган. Шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе 200-дән артык кешенең медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүен белдерә.

Пәнҗешәмбе иртән тимер юл вокзалында 50 литр бром агып янгын чыкты. Агулы пар Чиләбенең бер өлешен һәм Копейски шәһәрен каплады.

Русия тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, химик матдәләрне куллану кагыйдәләре сакланмаганга бром аккан. Җинаять эше кузгатылган.

Хәзер әйләнә-тирәгә мониторинг үткәрелә.
XS
SM
MD
LG