Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия НАТО булдыра торган ракетадан саклану калканына кушыла


Ракета һөҗүме турында алдан хәбәр итүче радар Төркиягә урнаштырылачак, дип хәбәр итә радиобыз хәбәрчесе.

Төркия тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Сельчук Унал әйтүенчә, әлеге радарны урнаштыру Европага янаячак ракета һөҗүмен кире кайтарырга мөмкинлек бирәчәк. НАТО-ның саклану системасына Төркиянең бер өлеше булып тора. “Альянсның һәм безнең дә саклану мөмкинлеген ныгытачак”, дип белдерде Унал.

Ракета калканын җәелдерү узган ел Лиссабонда үткән НАТО саммитында кабул ителгән иде. Мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, радарны Төркиянең көньяк-көнчыгышына, Иран чиге буена куярга җыеналар. Радар Ираннан җибәрелә калган очракта баллистик ракеталарны алдан ачыкларга мөмкинлек бирәчәк.

Алдан Төркия хакимияте Европада ракета калканы булдырганда Иранны төп куркыныч тудыручы дип санарга ярамый дип белдерсә дә, радарны кую турында килешенде.
XS
SM
MD
LG