Accessibility links

Аляскада көчле җир тетрәү булды


АКШ-ның Аляска штатындагы Алеут утрауларында бүген көчле җир тетрәү булды. Җиде дәрәҗәдән югарырак тетрәү үзәге Атка шәһәреннән ерак булмаган дип хәбәр ителә. Әлеге шәһәрдә балык тоту һәм аны эшкәртү ширкәтләре урнашкан.

Үлүчеләр һәм килгән зыян турында әлегә хәбәрләр юк. Дулкын ташкыны булырга мөмкин дип кисәтелгән.
XS
SM
MD
LG