Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүкидә дә Питрәчтә дә кайгы тамырлары бер


Түрәләр "Булгария" фаҗигасе корбаннарын искә ала. Сүки авылы, 2 сентябрь, 2011 ел
Түрәләр "Булгария" фаҗигасе корбаннарын искә ала. Сүки авылы, 2 сентябрь, 2011 ел

Бүген Кама Тамагы районының Сүки авылында кораб фаҗигасендә үлүчеләр истәлегенә мәчет һәм чиркәү төзелешләренә нигез ташлары салынды. Машина юлларында булган һәлакәтләр яңа гомерләрне өзә тора.


Моннан ике ай чамасы элек Иделдә фаҗигагә очраган “Булгария” корабы корбаннары бүген тагын бер мәртәбә искә алынды.

Идел киңлекләре иң яхшы күренгән мәйданчыкта Тукайның “Тәфтиләү” һәм Рахманиновның “Төнге тәүбә кылу” композицияләре астында күккә ак күгәрченнәр җибәрелде, ә елгадан узып баручы кораблар озын-озак итеп тавыш бирде.

Түрәләр корбаннарны искә алды

Идел буенда төзеләчәк мәчет һәм чиркәү макетлары
Чарада катнашкан Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Русия транспорт министры Игорь Левитин һәм башка түрәләр, фаҗигадә үлүчеләрне бер минут тын торып искә алды.

Аннан соң бер-берсе белән янәшә төзеләчәк мәчет һәм чиркәүгә нигез ташлары салынды. Аллаһ йортларын бер ел эчендә төзеп бетерүне планлаштыралар.

Булгария фаҗигасендә үлүчеләр искә алыныр алдыннан, республикада яңа фаҗигаләр дә булды.

Тагын фаҗига...

30 август кичендә Алабугадан Казанга кайтып килүче автобус юл читендә тик торган КамАЗ йөк машинасына килеп бәрелеп, автобуста 5 кеше үлде, 12 кеше яраланды. Анда барлыгы 18 кеше утырган булган.

Питрәч районындагы юлда булган авариядә мәхкәмә карарларын үтәтүче 3 түрә, аларның бер дуслары һәм бер бала һәлак булды.

Юл иминлеген саклау идарәсеннән хәбәр итүләренчә, мәхкәмә карарларын үтәтүчеләр гаиләләре белән Татарстанның мөстәкыйльлек көне уңаеннан Алабугага сәяхәткә барган булган. Автобусның бәрелүе шуның кадәр каты булган, аны КамАЗдан кубарып алу өчен тимер кискечләрдән файдаланырга туры килгән.

Гаепне кемгә тагарлар?

Баштарак Марат исемле 29 яшьлек машина йөртүченең руль артында йоклап китүе турында сүзләр булса да, соңрак автобустагылар бу сүзләрне дөреслеккә туры килми дип кире какты.

Машина йөртүче авария вакытында безнең белән сөйләшеп барды, аның йоклап киткән булуы мөмкин түгел, диде алар.

Хәзерге вакытта 12 юлчы белән бергә, автобус шоферы да хастаханәдә. Аның хастаханәгә хәтле һәм хастаханә эчендә ике тапкыр үз-үзенә кул салырга тырышуы турында әйтелсә дә, табиплар бу сүзләрне дә кире кага.

Фаҗига уңаеннан җинаять эше кузгатылган, тикшерү эше дәвам итә. 12 еллык тәҗрибәсе булган автобус йөртүче фаҗигадә гаепле табылса, аны 7 еллык ирегеннән мәхрүм ителү җәзасы көтә.

Шуны да әйтергә кирәк, ДАИ хезмәткәрләре сүзләренчә, автобус йөртүчедән сорау алынган инде. Ул юл читендә торган йөк машинасының габарит утлары кабызылмаган булуын, шунлыктан кичке караңгылыкта КамАЗны күрмәвен әйткән.

Татарстан юл полициясе башлыгы Рифкать Миңнеханов сүзләренчә, автобус, шәһәрләр арасы сәяхәтләр өчен көйләнмәгән һәм сәяхәткә чыгу өчен рөхсәт алмаган булган. Автобус хуҗасының кем булуы турында әлегә әйтелми.

Иделдәге кораб фаҗигасе белән, Питрәчтәге автобус фаҗигасе арасында беренче карашка бәйләнеш юк сыман. Берсе елгада, икенчесе коры җирдә булды.

Әмма шунысы факт: ике фаҗигадә дә бер гаепсез кешеләр фани дөньядан китеп барды. Әлеге һәлакәтләр кемнеңдер ваемсызлыгы, үз вазифаларын тиешенчә башкармавы аркасында килеп чыкты.
XS
SM
MD
LG