Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан обкомының элекке беренче секретаре Равмер Хәбибуллин белән хушлаштылар


Уфада Башкортстан обкомының элекке беренче секретаре Равмер Хәбибуллин белән хушлаштылар. Ул каты авырудан соң вафат булды.

Равмер Хәбибуллин 1933 елда Чакмагыш авылында туа. Уфа нефть институтын тәмамлагач “Әлмәтнефть” идарәсенә җибәрелә. 1970 елдан “Татнефть” берләшмәсе башлыгы урынбасары итеп билгеләнә.

Аннан соң “Пермьнефть” берләшмәсе генераль директоры, ә 1986 елдан СССР нефть сәнәгате министрлыгының проектлау һәм төзелеш идарәсе башлыгы була.

Равмер Хәбибуллин 1987-1990 елларда КПСС-ның Башкортстан өлкә комитетының беренче секретаре була.

Равмер Хәбибуллин Башкортстанда җитәкчелектә эшләгәндә татарларны башкортлаштыру сәясәтен туктатуы белән дә тарихка кереп калган шәхес.
XS
SM
MD
LG