Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либия гыйсъянчылары Бани-Вәлидка һөҗүм башларга әзерлек белдерде


Триполи – Либиянең гыйсъянчылар армиясе башлыгы Мөхәммәт Әл-Фасси, Бани-Вәлид каласын тапшыру турындагы сөйләшүләр нәтиҗә бирмәгәннән соң, гыйсъянчыларның бу шәһәргә һөҗүм башларга әзерлеген белдерде.

Бани-Вәлид каласы –Либиянең бәреп төшерелгән җитәкчесе Мөәмәр Каддафиның соңгы ныгытмаларының берсе санала.

Берничә мең гыйсъянчы шәһәрне камауга алган диелә.

Алар шулай ук Каддафиның туган шәһәре – Сирт каласын һәм Себха шәһәрендәге хәрби ныгытманы камауга алган дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG