Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда Бүшәр атом станциясе энергия бирә башлады


Тәһран – Иранда беренче атом станциясе энергия бирә башлаган.

ИСНА мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, берничә ел кичектерелеп килгәннән соң, Бүшәр атом станциясе узган төндә эшкә җигелгән.

Иранның атом энергия идарәсе вәкиле әйтүенчә, станцияне рәсми төстә тапшыру тантанасы 12 сентябрь үтәчәк. Аңа кадәр ул 40% куәтенә эшләп торачак.

Станцияне төзү эшләре Ислам инкыйлабына кадәр 70-нче елларда Германиянең Siemens ширкәте катнашында башланган иде. Соңыннан бу проектны совет һәм Русия белгечләре дәвам итте. Станцияне тапшыру вакыты берничә тапкыр кичектерелеп килде.

Халыкара җәмәгатьчелек Иранны яшерен төстә атом коралын ясау ниятендә гаепли. Рәсми Тәһран моны кире кага һәм атом програмын бары тик тыныч максатлар өчен дип тәкрар итә.
XS
SM
MD
LG