Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каддафи уллары чолганыштагы Бани-Вәлидтән качкан


Каддафи улы Сәеф әл-Ислам
Каддафи улы Сәеф әл-Ислам
Либиянең алып ташланган лидеры Мөәмәр Каддафиның уллары: Сәеф әл-Ислам һәм Мөтәссим гыйсьянчылар чолганышындагы Бани-Вәлид шәһәреннән качкан.

Бу хакта гыйсьянчыларның Милли күчеш шурасы башлыгы Мостафа Габдел Җәлил сүзләренә таянып бүген Би-би-си хәбәр итә. Аның сүзләренчә, Каддафи уллары гыйсьянчылар белән Бани-Вәлид шәһәрен үз кулларына тотучы Каддафи тарафдарлары арасындагы сөйләшүләрне өзәргә тырышкан.

Либиядәге өч шәһәр әлегә Каддафи яклылар кулында. Либиянең элекке башлыгының кайда икәне билгесез.

Киев бүген, Каддафи ягында сугышкан 19 Украин ватандашын гыйсьянчылар тоткарлаган дигән хәбәрне Либиядәге үз вәкилләренең тикшерүен белдерде. Алар Каддафи ягында ялланып сугышкан дип шикләнелә.
XS
SM
MD
LG