Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пермь өлкәсендә МиГ-31 очкычы казасында ике пилот һәлак булды


Пермь өлкәсендә бүген иртән МиГ-31 хәрби очкычы казасында ике пилот үлде.

Русия саклану министрлыгы белдерүенчә, Пермьдәге хәрби һава аланыннан күтәрелеп киткән очкыч берничә минуттан соң радарлардан юкка чыга. Соңрак җимерелеп төшкән очкычны Болгары авылыннан ерак булмаган җирдә табалар. Очкычта корал булмаган дип хәбәр ителә.

Әлеге каза сәбәпле Русиядә МиГ-31-ләрнең очышы туктатылган. Җинаять эше ачылган.
XS
SM
MD
LG