Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Булгария” казасы сәбәпләрен тикшерү ярты елга озайтылды


Бу хакта мәгълүмат агентлыклары хәбәр итә. Тикшерү берничә кешенең эшчәнлеген тикшерә. Кулга алынган ике кешегә – Русия елга регисторының Кама бүлеге белгече Яков Ивашов һәм көймәне кулланып торган ширкәт башлыгы Светлана Инякинага иминлек кагыйдәләре сакланмаган хезмәт күрсәтүдә гаепләү белдерелде. Ространснадзорның ике түрәсе дә сак астында. Алар ваемсызлыкта гаепләнә.

“Булгария” көймәсе 10 июль көнне Иделдә баткан иде. Әлеге каза вакытында 122 кеше үлде.
XS
SM
MD
LG