Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриянең Һомс шәһәрендә хөкүмәт көчләре операциясендә үлүчеләр бар


Сүриянең Һомс шәһәрендә хөкүмәт көчләренең хакимияткә оппозициядә булганнарга каршы үткәргән соңгы операцияләре вакытында үлүчеләр һәм яраланучылар бар. Бу хакта активистлар һәм анда яшәүчеләр хәбәр итә. Үлүчеләрнең күпме булуы билгесез.

Төнлә һәм бүген иртән шәһәрдә көчле атышлар ишетелгәне хәбәр ителә. Төбәккә хөкүмәтнең өстәмә көчләре китерелгән.

Һомстагы активистлар әйтүенчә, шәһәрнең кайбер бистәләрендә интернет һәм мобил телефон эшләми.
XS
SM
MD
LG