Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстандагы шартлаулар өчен җаваплылыкны талиблар үз өстенә алды [видео]


Пакстандагы шартлауларда 20дән артык кеше үлгән
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:13 0:00
йөкләү

Пакстанның көньяк-көнбатышындагы Куетта шәһәрендә булган ике шартлауда кимендә 24 кеше үлгән. Бу интихар һөҗүмнәр өчен җаваплылыкны Талибан хәрәкәте үз өстенә алган. Reuters видеосы

Пакстанның көньяк-көнбатышындагы Кветта шәһәрендә булган ике шартлауны талиблар үзләре оештырганны әйтә. Бу шартлауларда кимендә 24 кеше үлде.

Андагы талибларның вәкиле Ихсануллаһ Ихсан телефон аша France – Presse-ка, Кветтадагы “Әл-Каидә” әгъзаларын соңгы вакытта кулга алганга әлеге шартлатулар үч алу булды, дип белдерде.

Үлүчеләр арасында кимендә сигез хәрби бар. 80-нән артык кеше яраланган.

Әлеге шартлауны интихарчылар оештырган. Аларның берсе Билуҗистан вилаятендәге чик буе гаскәрләре башлыгы урынбасары өенә үтеп кереп бомба шартлаткан. Икенчесе әлеге өй янында бомбалы машина шартлаткан. Һөҗүмдә хәрби һәм аның хатыны да һәлак булган.
XS
SM
MD
LG