Accessibility links

АКШ хәрбиләренең Гыйракта булу вакытын озайту хәл ителмәгән


АКШ саклану министры Леон Панетта
АКШ саклану министры Леон Панетта
АКШ саклану министры Леон Панетта, сишәмбе көнне, АКШ хәрбиләренең Гыйракта булу вакытын озайту хәл ителмәгән, дип белдерде.

Киңкүләм мәгълүмат чаралары АКШ Гаскәрләренең Гыйракта булу вакыты декабрь азагында беткәннән соң да анда дүрт меңгә кадәр американ хәрбие калачак дип хәбәр итүенә Панеттаның бу белдерүе җавап булды.

Ак Йорт сишәмбе көнне Багдадтан хәрбиләрнең Гыйракта булу вакытын озайту турында рәсми сорау булмады дип белдерде.

Гыйракның төньягындагы көрд автономиясе башлыгы Масуд Барзани кичә Вашингтоннан барлык гаскәрләрне дә чыгарып бетермәүне сорады. Барзани сүзләренчә, Гыйракта ватандашлар сугышы булу мөмкинлеге саклана.
XS
SM
MD
LG