Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәһлидә булган шартлауда 11 кеше үлгән


Һиндстан башкаласы Дәһлидәге Югары мәхкәмә янында булган шартлауда, соңгы хәбәрләргә караганда, үлүчеләр саны 11 кешегә җитте. Дистәләрчә яраланган.

Шартлау бүген иртән мәхкәмәгә керә торган капка янында булган. Гадәттә иртән анда кеше күп була дип хәбәр ителә. Чәршәмбедә кабул итү көннәре үткәрелә һәм анда гади халык төрле социаль проблемнарны тикшерү өчен дә килә ала.

Хакимиятләр белдерүенчә, шартлаткыч портфельгә яшерелгән булган. Полиция хәбәр итүенчә, “Ислам каршылык күрсәтү хәрәкәте” экстремист төркеме исеменнән язылган электрон хәбәрнең кемнеке булуы тикшерелә. Әлеге хәбәрдә бу шартлау өчен җаваплылыкны үз өсләренә алу турында язылган.

Хәзер Бангладешта сәфәрдә булган Һиндстан хөкүмәте башлыгы Манмоһан Сингх, террор гамәлен “куркаклык һөҗүме” дип атады. Илнең террорчылар һөҗүменә бирешмәячәген әйтте.

Быел май аенда Югары мәхкәмә янында машинага куелган бомба шартлатылган иде. Ул вакытта зыян күрүче булмады.
XS
SM
MD
LG