Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа татарлары корылтайга әзерләнә


Корылтайга әзерлек утырышы
Корылтайга әзерлек утырышы

Агымдагы елның көзендә Башкортстан татарларының ике зур форумы узачак: Башкортстан татарлары конгрессы һәм Башкортстан татарлары корылтае. Беренчесе республика татарлары конгрессы, ягъни бер оешма форумы булса, икенчесендә барлык татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре дә катнашачак.


Оештыру идарәсе һәр татар оешмаларының 20 әгъзасыннан бер делегат исәбеннән дигән квота игълан иткән иде. Шуңа ярашлы татар оешмалары үзләренең корылтай һәм конференцияләрен үткәрәчәк. Иң беренчеләрдән булып татар иҗтимагый үзәге корылтае узачак. Ул 10 сентябрьгә билгеләнгән.

Корылтайны оештыруга багышланган утырыш шактый җанлы узды. Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов чараны бары тик Башкортстан татарлары корылтаена делегатлар сайлау һәм кайбер көнүзәк мәсьәләләрне тикшерү өчен оештырылуын ирештерде. Күпләр моның белән риза булмауларын белдерделәр.

Татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Айрат Гыйниятуллин:

Айрат Гыйниятуллин
“Белүегезчә, Мортаза Рәхимов җитәкчелек иткән чорда, төрле сәбәпләр табып, ТИҮнең рәсми теркәлүен гамәлдән чыгарган иделәр. Хәзер заманалар үзгәрде. Шуңа, форсаттан файдаланып, мин оешманы рәсми теркәүне дә уйларга чакырам. Моның өчен корылтайда хисап чыгышын да тыңлап, низамнамәгә дә кайбер үзгәрешләр кертергә кирәк. Ул җыелышка мотлак теркәү хезмәте вәкилләре дә чакырылырга тиеш. Чөнки хәзер тәртибе шундый.

Оешманың тиешле дәрәҗәдә эшләмәвен дә ирештерәсем килә. Без дискуссияләр клубына әйләнеп барабыз. Оешманың яңа идарәсен, җитәкчесен сайлап, структурасын ныгытырга кирәк. ТИҮнең максатларын да кабат карарга кирәк. Чөнки хәзер татар оешмалары саны ике дистәгә якын. Аларның күбесе бер-берсен кабатлый башлады. Мин илдәге милли мәгариф проблемалары уңаеннан төп эшчәнлекне шуңа юнәлтү яклы”.

Айрат Гыйниятуллин фикере белән килешмәүчеләр дә булды. Шундыйларның берсе Вилдан Фәткуллин шулай дип чыгыш ясады:

“Айрат Гыйниятуллин сөйләгәннәр бар да фантастика, чөнки акчасыз бер әйбер дә эшләп булмый. Шуңа иганәчеләр табу юлын уйларга кирәк. Шул вакытта яшьләр дә килер иде. Ә монда башлыча 75-80 яшьлекләр йөри. Алар белән әллә нинди эш майтарып булмый, шуңа күрә оешманы яшәртергә кирәк. Оешманы яшәртү ул - оешманы яшәтү дигән сүз. Ә моның өчен акча кирәк”.

Татар иҗтимагый үзәге активисты Вил Латыйпов та ТИҮне яшәртү мәсьәләсен күтәрде:

Вил Латыйпов
“Менә мин ике урында эшлим. Ничек алай гына вакыт табып киләм. Чөнки монда фикердәшләр җыела. Бирегә йөрүче яшьрәкләрнең калганнары да эшкә бәйле. Ә инде өлкән яшьтәгеләрнең күпчелеге эш турында бөтенләй уйламый. Аларга эчләрен бушатып кайтып китсә, шул җитә. Менә теркәлү мәсьәләсен генә алыйк. Кем моның белән шөгыльләнүне үз өстенә ала? Теләүчеләр юк бит.“

Утырышта корылтайда каралачак мәсьәләләрнең темалары билгеләнде, башка көнүзәк проблемалар тикшерелде. Татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов чараның кайсы бинада үтәчәген ирештермәде, ул бары тик урамда җыелу урынын гына хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG