Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырда Хөсни Мөбәрәк эшен караучы мәхкәмә дәвам итте


Хөсни Мөбәрәк
Хөсни Мөбәрәк
Бүген Мисырда илнең элекке президенты Хөсни Мөбәрәк һәм аның даирәсендә булган түрәләр эшен караучы мәхкәмә дәвам итте. Алар ришвәтчелектә һәм халык күтәрелешләре вакытында йөзләрчә кешенең үлемендә гаепләнә.

83 яшьлек Мөбәрәкне янә мәхкәмәгә хастаханә ятагында китерделәр. Бүген шаһитлардан сорау алдылар. Хөкемдарлар полиция хезмәткәрләренең Мөбәрәк һәм илнең элекке саклану министры Хәбиб әл-Адли демонстрантларга ут ачарга фәрман бирмәде дип белдерүен дөреслеккә туры килү-килмәүне тикшерә.

Үлгәннәрнең адвокатлары мәхкәмәгә килгәнче полиция хезмәткәрләре киресен сөйләгән иде дип белдерә. Мәхкәмәгә рәислек итүче хөкемдар тиздән ябык ишекләр артында илнең хәзерге җитәкчелеге, шул исәптән Югары хәрби шура башлыгы Хөсәен Тантави да сорауларга җавап бирәчәк дип белдерде.
XS
SM
MD
LG