Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә җомга намазыннан соң күп кеше катнашында протест чаралары үткән


Сүриянең төрле шәһәрләрендә җомга намазыннан соң күп кеше катнашында демонстрацияләр үткән. Әлеге чараларда катнашучылар гаскәрләрнең илдәге гади халыкка карата көч куллануыннан саклау өчен халыкара оешмалардан Сүриягә күзәтүчеләр җибәрүне сораган.

Илнең көнчыгышындагы Дәер әз-Зор һәм Шәм-Шәрифнең берничә өлешендә дә протест чаралары үткән. Анда катнашучылар Һомс вилаятендәгеләргә теләктәшлек белдереп шигарьләр әйткән. Анда оппозициягә каршы хәрби операция үткәрелә.

Хокук яклаучылар әйтүенчә, илнең төньяк-көнбатышындагы Әл-Рама авылында хәрбиләр 15 яшьлек үсмерне үтергән.

БМО да булган мәгълүматларга караганда, илдә Бәшәр Әсадның президентлыктан китүен таләп итеп алты ай буе дәвам иткән халык күтәрелешләре вакытында Сүриядә 2200-дән артык кеше һәлак булган.
XS
SM
MD
LG