Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырда активистлар яңа протест чараларына чакырды


Мисыр башкаласы Каһирәдә йөзләрчә активист мисырларны демократик үзгәрешләр таләбе белән яңа протест чараларына чакырып Тахрир мәйданына җыелды. Алар гади кешеләргә карата хәрби мәхкәмәләргә дә каршы.

Активистлар манифестацияләрдә 30-дан артык сәяси фирка һәм төркемнәрдән вәкилләр катнаша дип белдерә.

“Мөселман кардәшләр” хәрәкәте оештырган “Азатлык һәм Гаделлек” фиркасе исламчылары бу яңа демонстрацияләрдә катнашудан баш тартты.

Мисыр эчке эшләр министрлыгы бу җомга протест чаралары тыныч узсын өчен полициянең төнлә үк үзәк мәйданнан китүен белдерде.

Мисырда ел башында элекке президент Хөсни Мөбәрәк хакимияттән китсен өчен халык күтәрелешләре башланган иде. Протест чаралары вакытында 850-дән артык кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG