Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Универсиада ачылышын оештыручыга акча таләп итүдә гаепләү белдерелә


Казанда 2013 елда булачак Универсиада ачылышын оештыручы, Русия сәнгать академиясенең шәрәфле әгъзасы Борис Красновка янап акча таләп итүдә гаепләү белдерелде, дип хәбәр итә Комсомольская правда.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, Борис Краснов дүрт фикердәше белән “Группы компаний Инконнект”ның бөтен нигез капиталын үзләренә язуны таләп иткән.

Аларны “янап акча таләп итү” мәддәсендә тоткарлап, Мәскәүдәге мәхкәмәгә китергәннәр. Красновны биш миллион сум бәрабәренә чыгарганнар, ә калганнар сак астында калган.

Универсиада дирекциясендә Борис Краснов белән булган хәлгә аңлатмалар бирүдән баш тартканнар.
XS
SM
MD
LG