Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстанда ике бомба зарарсызландырылды


Дагыстанның Сергокалин районында шимбә көнне ике бомба зарарсызландырылды. Аларның берсе ун килограм тротил көчендә булган.

Террорга каршы дәүләт комитеты белдерүенчә, бомбалар Кадыйркент авылы янында юлга куелган булган.

Республиканың Сергокалин һәм Кизляр районнарында махсус хәрби операция бара. Анда узган төндә полиция хезмәткәрләренә һөҗүм иткән сугышчыларны эзлиләр. Утлы корал белән һөҗүм вакытында полиция ягыннан яраланучылар булмаган диелә.
XS
SM
MD
LG