Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каһирәдә җомга чуалышларында өч кеше һәлак булган


Кичә Мисыр башкаласы каһирәдә Израил илчелеген яулаучы демонатсрациячеләр белән полиция арасындагы бәрелешләрдә кимендә өч кеше һәлак булган. Бүген бу турыда җирле табиблар белдерә. Барлыгы меңнән артык кеше, шул исәптән 300-ләп полиция хезмәткәре яраланган.

Хакимият кичәге чуалышларга бәйле 19 кешенең кулга алынуын белдерә. Илдә хәрби чараларга әзерлек тәртибе кертелгән.

Бүген иртән Мисырдагы Израил илчесе Ицхак Леванок һәм илчелекнең башка хезмәткәрләре үз гаиләләрен алып Каһирәдән китте. Мисырда Израил дипломатларыннан бары консул гына калды.

Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяһу Каһирәдә Израил илчелегенә һөҗүмне зур вакыйга дип атады.

Узган айда Израил хәрбиләре үткәргән чарада Мисыр иминлек хезмәтләренең биш кешесе һәлак булганнан бирле ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр киеренке булып кала.
XS
SM
MD
LG