Accessibility links

Каддафи тарафдарларына корал ташлау өчен бирелгән вакыт чыкты


Каддафига каршы көйләр сугышчысы
Каддафига каршы көйләр сугышчысы
Либиядә хакимияттән бәреп төшерелгән Мөәммәр Каддафи тарафдарлына сыенган урыннарында корал ташлау өчен бирелгән вакыт бүген чыкты.

Шимбә көнне гыйсъянчыларның Дәүләт күчеш шурасы Каддари тарафдарлары кулындагы шәһәрләрдә якшәмбедән дә соңга калмый корал ташлауны таләп итте. Бани Валид шәһәре өчен сөйләшүләр бара. Кичә анда каты атышлар булган.

Дәүләт күчеш шурасы башлыгы Мостафа Габдел Җәлил үз көчләренә Каддафи тарафдарлары сыенган шәһәрләргә сугышсыз гына керү мөмкинлеге бирүне таләп итә.

Каддафиның кайда булуы әле дә билгесез. Аның Либия чиге аша качарга җыенуы яки инде качкан булуы турында төрле сүзләр йөри.
XS
SM
MD
LG