Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тула өлкәсенең балигъ булмаганнар колониясендәге чуалыш тикшерелә


Тула өлкәсендәге Алексино балигъ булмаганнарны тәрбияләү колониясендә узган төндә чуалышлар булды. Хөкем ителгәннәр әйберләрне җимерде, биналарга ут төртте. Колониядә иртән генә тәртип урнаштырылды.

Әлеге хәлләргә бәйле рәвештә ике җинаять эше ачылган, тикшерү эшләре бара. Тоткыннарның да, колония хезмәткәрләренең дә гамәлләре тикшерелә.

Прокуратура белдерүенчә, колониягә зур матди зыян килгән. Эш документлары юк ителгән. Кешеләргә зур зыян килмәгән.
XS
SM
MD
LG