Accessibility links

Кайнар хәбәр

Барак Обама: АКШ көчле һәм нык торучан ил булып кала


АКШ президенты Барак Обама, 2001 елның 11 сентябрендә Кушма Штатларга террор һөҗүмнәренә ун ел узу Американың көчле һәм нык торучан ил булуын күрсәтте, дип белдерде.

Фаҗиганең 10 еллыгына багышланган матәм чараларын йомгаклаган Вашингтон исемендәге үзәктәге кичәдә Обама, АКШ-ның үз тарихында кайчан да булса күрелмәгән җитди янауларга каршы террор белән көрәш алып баруны атады.

Якшәмбе көнне Обама террорчылар урлаган очкычлар бәрелгән һәм меңнәрчә кеше үлгән өч урында булды. Нью-Йоркта җимерелгән Дөнья сәүдә үзәге урынындагы мемориалда биш сәгать дәвамында террор корбаннары исемнәре укылды. Бу чарада АКШ-ның экс-президенты Джордж Буш та катнашты.

АКШ-ка һөҗүм корбаннарын якшәмбе көнне бөтен дөньяда искә алдылар.
XS
SM
MD
LG