Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев һәм Кэмирон хезмәттәшлек декларациясе имзалады


Русия президенты Дмитрий Медведев һәм Британия премьер-министры Дэвид Кэмирон модернизация максатларында хезмәттәшлек декларациясе имзалады.

Әлеге документта яклар сәүдә һәм инвестицияләр өчен эшлекле мохитны яхшыртуда бер-берсенең тырышлыкларына теләктәшлек белдерә диелә.

Кэмирон Литвиненко эше ике ара мөнәсәбәтләрдә проблем булып кала, Русия үз карашында, Британия үз карашында кала, дип белдерде.

ФСБ-ның элекке офицеры Лондонда 2006 елда үтерелгән иде. Британия прокуратурасы Литвиненконы үтерүдә Андрей Луговойны гаепләде. Әмма Русия аны бирүдән баш тартты.
XS
SM
MD
LG