Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франциядә атом калдыкларын эшкәртүче ширкәттә каза булган


Франциянең атом-төш иминлеге идарәсе хәбәр итүенчә, Франциянең көньягында атом калдыкларын саклау һәм эшкәртү ширкәтендә шартлау булган. Дүрт кешегә зыян килгән. Җирле хакимият нурланыш таралу куркынычы юк дип белдерә.

Каза булган ширкәт Маркуль шәһәре янына урнашкан. Анда атом реакторлары юк.
Алдан Франциянең көньягындагы бер атом электр станциясендә шартлау булган һәм бер кеше үлгән дип хәбәр ителгән иде.
XS
SM
MD
LG