Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иркутски өлкәсендә Ми-8 боралагы каза булдырмас өчен җиргә төште


Иркутски өлкәсендә Ми-8 боралагындагы җиһазларның берсендә кыска ялганыш булганга, казадан шикләнеп җиргә төшеп утырды.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәктәге идарәсеннән бу хәл Усть-Кут шәһәре тирәсендә булган, зыян күрүчеләр юк, дип белдерделәр. Боралакта 24 кеше булган.

Ми-8 кешеләрне бораулау урынына алып барган. Әлеге урынга башка боралак җибәрелгән.
XS
SM
MD
LG