Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә ЛДПР корылтае бара


Владимир Жириновский
Владимир Жириновский
ЛДПР башлыгы Владимир Жириновский Мәскәүдә үтә торган фирка корылтаенда Төньяк Кавказ республикаларына турыдан-туры президент идарәсе кертергә тәкъдим итте. Хәбәр агентлыклары белдерүенчә, сәясәтче бу теманың нечкәлекләренә тукталып тормаган, тик Русиянең әлеге төбәкләрендә күпләр моны хуплый дип кенә белдергән.

“ЛДПР руслар өчен” дигән шигарь астында үтүче корылтайда Русия Дәүләт думасына декабрьдә булачак сайлауга намзәтләр исемлеге расланыр дип көтелә. Беренче өчлеккә Владимир Жириновский, думадагы комитетларның берсенең башлыгы Алексей Островский һәм фирка Югары шурасы җитәкчесе Игорь Лебедь керер дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG