Accessibility links

Кайнар хәбәр

Югары мәхкәмә: Ходорковский һәм Лебедевның сак вакытын озайту кануный булмаган


Русия Югары мәхкәмәсе сишәмбе көнне ЮКОС-ның элекке башлыклары Михаил Ходорковский һәм Платон Лебедевны 17 майдан 17 августка кадәр сак астында тотуны озайтуда кануннар бозылган дигән карар чыгарды.

Шул рәвешле Югары мәхкәмә Лебедев адвокатлары шикаяте белән килеште.

Аңа кадәр Русиянең Югары мәхкәмәсе ЮКОС-ның элекке башлыкларын 17 августтан 17 ноябрьгә кадәр сак астында тотуны озайтуда канун таләпләре бозылуны таныган иде.

Михаил Ходорковский һәм Платон Лебедев нефть урлауда һәм керемнәрне рәсмиләштерүдә гаепләнеп 13 елга төрмәгә ябылды.
XS
SM
MD
LG