Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәҗәп Эрдоган Каһирәдән соң Туниска килде


Рәҗәп Эрдоган
Рәҗәп Эрдоган
Төркия премьер-министры Рәҗәп Эрдоган гарәп илләренә башлаган сәфәрен дәвам итеп Мисырдан соң бүген Туниска килде.

Эрдоган Тунистан соң Либиягә юл алачак. Ул бу илләрнең яңа хакимияте белән бәйләнешләр урнаштырып төбәктә Төркиянең йогынтысын көчәйтергә җыена.

Кичә Эрдоган Гарәп дәүләтләре Лигасының баш фатирында чыгыш ясап, фәләстиннәрнең дәүләтләрен бәйсез итеп тануга омтылышларында аларга теләктәшлек белдерү гарәп дөньясының “бурычы” дип әйтте. Ул шулай ук Израильнең Якын Көнчыгышта тынычлык урнаштыруга катнашырга теләмәвен гаепләде.
XS
SM
MD
LG